"Мәктәпләрдә уку яхшырак, репетиторларга өметләнмәскә"

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан укучыларының БДИ нәтиҗәләре гомумроссиянекеннән югарырак булды. Югары баллы укучылар саны арта бара, ләкин чыгарылыш укучылары табигый фәннәрне азрак  сайлый. Ни өчен шулай, өйдә белем алуның  нинди кимчелекләре бар  һәм югары уку йортларына күпме бюджет урыннары бүлеп бирелгән,болар хакында  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләде.

Татарстанда төп предметларның берсе - рус теле буенча БДИның уртача баллы, беренчел мәгълүматлар буенча, 72,01 тәшкил итте - бу Россиядәге уртача күрсәткечтән 3,5 баллга югарырак, диде  ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Профильле математика буенча уртача балл 62,53 баллга җитте, бу гомумроссиянекеннән 7 баллга диярлек югары.

Республикада хәзер 2,5 меңгә якын бала өйләрендә белем ала. "Без һәрвакыт социализация булырга тиеш, бала мәктәптә булырга тиеш, дип әйтәбез. Аңлашыла ки, кануннар төрле ситуацияләргә мөмкинлек бирә: кемгәдер дәваланырга барырга кирәк, кемнеңдер гаилә проблемалары, башка нигезле сәбәпләр. Әмма баланы мәктәптән алганда... Һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе чоры җиткәч, без аның нәрсә белән шөгыльләнүен белмибез дә ", - диде министр. Аның фикеренчә, мәктәпләрдә тәҗрибәле укытучылар белән уку яхшырак, ә репетиторларга ышанып бетәргә ярамый, алар "акча эшләргә килә".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International