17 июльдән 20 июльгә кадәр Казанда “ЮНАВИА” Бөтенроссия авиаторлары слеты узачак, ул гражданнар авиациясе, авиатөзелеш һәм космик тармаклар өлкәсендә балаларның белемнәрен киңәйтү максатыннан уздырыла. “ЮНАВИА” слетында Россиянең төрле төбәкләреннән: Ульяновск, Оренбург, Архангельск, Тверь өлкәләреннән, Татарстан республикаларыннан һәм Чувашиядән 50 яшь армиячедән торган 6 команда катнаша.
Теоретик һәм практик этаплар кысаларында яшь армиячеләрне бай программа көтә. Слетта катнашучылар Б. Рәмиев исемендәге «ИТ-парк» технопаркында «Квдрокоптерлар ничек төзелгән» темасына лекцияләр тыңлаячак һәм «Россия - минем тарих» тарихи паркы базасында мультимедиа күргәзмәләрен караячак. Яшь армиячеләр уен симуляторында дроннарны сынау буенча белем ала һәм электроника буенча мастер-классларда катнаша алачак.