7 нче мәгариф учреждениесендә быел беренче тапкыр федераль программа кысаларында капиталь ремонт үткәрелә. Мәктәп 1984 елда ачылган. Хәзер анда 850 бала белем ала. 2019 елда биредә түбә алмаштырылган. Рамил Муллин кече һәм өлкән блокларны, ашханә, актлар һәм спорт залларын, уку кабинетларын карап чыкканнан соң, эш темпларын тизләтергә кушты.
Икенче объект - 21 нче мәктәп, анда да федераль программа буенча капиталь ремонт үткәрелә. Уку йорты 1986 елда үз ишекләрен ачкан иде . Быел беренче сентябрьдә аның бусагасын 700 кеше үтәчәк. Шуларның 100гә якыны - сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән. Алар өчен мәктәптә уңайлы мохит булдырылган. Әлеге уку йортында куркынычсызлык кагыйдәләренеңүтәлешенә дә аерым игътибар бирелгән. Быел биредә 85 видеокүзәтү камерасы урнаштырылачак.
19 нчы мәктәп 1984 елда төзелгән. Хәзер анда якынча 850 укучы белем ала. Биредә 4 нче балалар музыка мәктәбе филиалы, "Хыял" хор студиясе урнашкан. Ремонт Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башланды.