Халыкара лингвистика саммитында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнаша

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

Саммитта дөньяның 20 иленнән 2000ләп кеше катнашачак. Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында IV Казан халыкара лингвистика саммиты уза. Ул 17 декабрьгә кадәр барачак. Анда дөньяның 20 иленнән 2000 ләп кеше катнашачак.

  Чараны оештыручылар - Тел белеме институты һәм РФА лингвистик тикшеренүләр институты, Россия мәгариф академиясе. Партнерлары  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия рус теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыяте, Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының халыкара ассоциациясе, Россия теле укытучыларының милли ассоциациясе, Россия инглиз теле укытучыларының милли ассоциациясе .

Катнашучылар рус телен дәүләт теле һәм туган тел буларак өйрәнүнең методик проблемалары турында фикер алышалар: цифрлы белем бирү технологияләрен куллану, рус теле буенча БДИга әзерлек, олимпиада хәрәкәте кысаларында сәләтле балалар белән эшләү һәм башкалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International