Татарстанда интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган укучылар өчен берничә спорт төре буенча Спартакиада тәмамланды

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

Ноябрьдә Татарстанда бадминтон, өстәл теннисы, шашка, җиңел атлетика, юнифайд- йөзү, юнифайд-мини-футбол, юнифайд-волейбол, юнифайд- спорт биюе буенча интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган укучылар катнашында  өч айлык республика Спартакиадасы тәмамланды. Ярышларның уникальлеге шунда, ул төрле  өч физкультура-спорт чарасын берләштерде. Спартакиада кысаларында 8 спорт төре буенча шәхси-команда ярышлары узды. Моннан тыш, ОВЗлы балалар өчен мәктәп спорт клубларының ярыш моделе тикшерелде, шулай ук юнифайд-спорт буенча махсус Олимпиада Бөтенроссия Спартакиадаларында катнашу өчен сайлап алу турниры үткәрелде.

Ярышларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан спорт министрлыгы, Владимир Потанин хәйрия фонды һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты ярдәмендә Россия махсус Олимпиадасының Татарстан республикасы  төбәк бүлеге оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International