Казанда педагогик династияләр бенефисы узды

2023 елның 16 декабре, шимбә

Казанда Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә Татарстанның педагогик гаиләләренең "Икегә бер һөнәр" бенефисы булды. Биредә гаилә парларын- укытучылар династияләрен хөрмәтләделәр. Педагог һәм остаз елына багышланган тантанага 300 гә якын кеше килгән иде. Ә бәйрәмне Бөтенроссия мәгариф һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы оештырды.

Тәлгать белән Гөлназ Сабировлар  бу һөнәрдә 30 елга якын. Тәлгать  Биектау районының Әлдермеш урта мәктәбендә ОБЖ һәм физкультура укытучысы, Гөлназ исә математика укыта һәм укыту эше буенча директор урынбасары. Ноябрь ахырында гына Тәлгать Сабировны Дөбъяз урта мәктәбенә  директоры итеп билгеләделәр.

"Бездә көн саен диярлек педсоветлар уза, - дип көлә Тәлгать Сабиров. Хатынының өч абыйсы  да педагоглар, аларның хатыннары да. Без бергә җыелганда, республика семинары килеп чыга инде".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International