Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Казан мәктәпләренең күбесендә бу индивидуаль дизайн, уңайлы җиһаз һәм иң мөһиме, табигый ризык.
Рима Мөхәммәтшина билгеләп үткәнчә, ашханәләрне модернизацияләүнең төп максатларының берсе - урыннарның санын арттыру.
Кече сыйныфлар өчен бушлай кайнар туклануны гамәлгә ашыру программасы кысаларында мәктәп ашханәләрен яңартуга инде дүртенче ел акча республика бюджетыннан бүлеп бирелә. Быел 331 млн сум каралган.
Уку елы дәвамында департамент кирәк булган барлык мәктәпләрдә ремонт ясый һәм җиһазларны алыштыра. Узган ел техник хезмәт күрсәтү, мебель, савыт-саба, махсус кием-салым сатып алу, мәктәп персоналына өстәмә түләү чыгымнары 153 млн сум киткән.