Казан укучылары санлы программа белән идарә ителә торган станоклар операторы һөнәрен үзләштерә алачак

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Яңа уку елында Казанның Идел буе районының 10 нчы мәктәбендә ике авиация сыйныфы ачылачак. Төп укыту белән беррәттән, балалар санлы программа белән идарә ителә торган станоклар операторы һөнәрен үзләштерәчәкләр. 10 нчы сыйныф укучылары өчен дәресләр Казан авиация-техник көллияте базасында оештырыла.

Мәктәп укучылары техник дисциплиналарны һәм станокларда эшләү алымнарын өйрәнәчәкләр. Дәресләр атнага бер тапкыр узачак. Укуны тәмамлагач, балалар аттестат һәм станоклар операторы квалификациясе таныклыгын алачаклар.

Шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, чыгарылыш укучыларына Горбунов исемендәге Казан авиация заводында эшкә урнашу гарантияләнәчәк һәм КНИТУ-КАИга югары белем алу өчен читтән торып укырга керү мөмкинлеге биреләчәк.

Гариза бирергә һәм кызыксындырган сорауларны түбәндәге телефоннардан белергә мөмкин: +7(843)224-13-89, +7(927)035-44-70.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International