"Кванториум" Кыргызстан укучыларын технологияләре белән гаҗәпләндерде

2024 елның 27 сентябре, җомга

Кыргызстан Республикасының Токмок шәһәрендә Яр Чаллы һәм Кыргызстан буенча "Кванториум" балалар технопаркының ике атналык белем бирү марафоны тәмамланды.

Өч гомуми белем бирү мәктәбеннән 5-11 сыйныф укучылары, шулай ук Балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә тәрбияләнүчеләр роботлаштырылган кул һәм манипулятор белән идарә итүне үзләштергәннәр, пилотсыз очкыч симуляторында очарга өйрәнгәннәр, нейроармрестлинг буенча ярышлар уздырганнар, виртуаль КАМАЗга утырганнар, картографик уен уйнаганнар, кояш панельләрендә иярчен элементларын җыйганнар, сувенир значоклар һәм төрле 3D-модельләр дизайны ясаганнар.

Иртәгә «Кванториум» командасы «КАМАЗ» базасында кыргыз тавы һәм казах далалары буйлап ккайтыр юлга мобиль лаборатория җибәрә: алда Татарстанга 3,5 мең километрдан артык юл.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International