2 октябрьдә, Урта һөнәри белем бирү көнендә, Казанда алдан һөнәри әзерлек башлау үзәген ачу тантанасы узды.
Хәзерге вакытта дәүләт сәясәтендә Россия Федерациясе субъектларының социаль-икътисадый үсешенә аерым игътибар бирелә. Территориаль үсеш инструментларының берсе булып «Мәгариф» илкүләм проектының «Яшь профессионаллар» федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләре исемлеге нигезендә 2019 елдан төзелә торган алдан һөнәри әзерлек башлау үзәкләре (ЦОПП) тора.
ЦОПП алдында сәнәгать һәм инженерлык технологияләре һәм урта һөнәри белем бирү системасының бердәм цифрлы мохитен булдыру, шулай ук урта һөнәри белем бирү системасының кадрлар потенциалын үстерү бурычы тора, бу сәнәгать һәм инженерлык технологияләре өлкәсендә кадрлар әзерләүне тәэмин итүче, җитештерү белеме укытучылары һәм осталары өчен өстәмә һөнәри белем бирү программаларын эшләүне һәм гамәлгә ашыруны, һөнәри белем бирү системасын үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр һәм «юл карталары» эшләүне үз эченә ала.
2019-2023 елларда Россия Федерациясенең 74 субъектында һөнәри әзерлек үзәге булдырылды. 2024 елда тагын 26 үзәк ачылачак.