Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Чара Казанда «Корстон» мәйданчыгында узды.
Педагогларга һөнәри бәйрәме уңаеннан Россия мәгариф министры Сергей Кравцовның видеомөрәҗәгате күрсәтелде.
«Сезнең хезмәтегез үзенчәлекле, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында. - Һәр кеше өчен үзенең баласы тормышта иң мөһиме, иң зур байлыгы. Һәм бу балаларны без сезгә тапшырабыз. Чөнки без сезгә ышанабыз! Укытучының хезмәте - ул бик катлаулы, моның өчен үзенчәлекле сыйфатларга ия булырга кирәк, шул исәптән түземлелеккә дә - чөнки балаларны укыту бик үк җиңелләрдән түгел ".
Рөстәм Миңнеханов укытучыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Шулай итеп, укытучыларга “Россия Федерациясенең атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемнәр, “Татарстан Республикасының Халык укытучысы” дигән мактаулы исем, “ТАССР ның 100 еллыгы” медале, “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” һәм башкалар тапшырылды.
Тантаналы чара Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты белән дәвам итте.