Халыкара тикшеренүләр практикасы нигезендә гомуми белем бирү сыйфатын бәяләү

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

2024 елның 7 октябреннән 25 октябренә кадәр Россия Федерациясенең 58 субъектында халыкара тикшеренүләр практикасы нигезендә гомуми белем бирү оешмаларында гомуми белем бирү сыйфатын бәяләү уздырыла. Тикшеренүнең федераль оештыручысы - белем бирү сыйфатын бәяләүнең федераль институты. Тикшерү объекты булып 15 яшьлек укучыларның белем алу казанышлары тора. Бу укучыларны сайлау бу яшькә мәктәптә мәҗбүри укытуның төгәлләнүе белән аңлатыла. Нәкъ менә әлеге белем бирү этабында укучыларга киләчәктә файдалы булырлык белем һәм күнекмәләрнең торышын билгеләү, шулай ук укучыларның заманча дөньяда уңышлы җайлашу өчен кирәкле белемнәрне мөстәкыйль рәвештә алу мөмкинлекләрен бәяләү мөһим.

Тикшеренү инструментлары үз эченә белем алучылар өчен тест һәм анкета, шулай ук мәгариф оешмалары администрациясе өчен онлайн-анкета тутыруны ала.

Укучыларга тест үтү өчен 2 сәгать вакыт бирелә. Анкета тутыруга - 40 минут. 2024/2025 уку елында федераль сайлау нигезендә Татарстан Республикасының 5 районыннан 6 мәктәпнең 296 укучысы катнашача.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International