Татарстан укытучылары делегациясе Бурятия Республикасының мәгариф оешмаларында булды

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

1-5 сентябрь көннәрендә Бурятия Республикасында мәгариф эчтәлегенең этномәдәни татар компоненты булган мәктәп директорлары һәм укытучыларының семинар-киңәшмәсе узды.

Чарада катнашучылар 29 нчы номерлы Бурятия гимназиясендә һәм Улан-Удэ шәһәренең 1 нче Республика бурят милли лицей-интернатында, татар һәм семей этно-компонентлы 64 нче “Колокольчик” балалар бакчасында булдылар.

Эш сәфәре кысаларында Бурятия Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында очрашу булды. Әлеге чара барышында төбәкләр арасында мәгариф һәм фән өлкәсендәге хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре, шулай ук мәгариф учреждениеләрендә тел сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашуда катнашучылар туган телләрнең белем бирү процессына интеграцияләнүенең мөһимлеген ассызыкладылар. Федераль дәреслекләрне туган телләргә күчерү перспективалары турында фикер алыштылар, бу исә белем бирү ресурсларыннан файдалануны яхшыртырга һәм укучыларның тел үсешенә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International