Ханты-Манси автономияле округынның Когалым шәһәрендә белем бирү эчтәлегенең этномәдәни компоненты булган мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм укытучылары өчен семинар-киңәшмә йомгаклары турында

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

18 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр Когалымда белем бирү эчтәлегенең этномәдәни татар компоненты булган мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм укытучыларының семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Семинар-киңәшмә эшендә төбәкнең белем бирү оешмаларының туган телләре укытучылары, татар һәм татар-башкорт иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты. Делегация составына Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина, филология фәннәре кандидаты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты доценты Радик Галиуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының баш референты, язучы һәм шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, Казан шәһәренең Киров районындагы 24 нче мәктәп укытучысы Дамир Габдрахманов бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International