Җәй көне Казанның 57 нче мәктәбенә капиталь ремонт ясалды

2024 елның 25 октябре, җомга

Казанның Киров районы Залесный бистәсендәге 57 нче мәктәпкә капиталь ремонт ясалган. Бина 1966 елда төзелгән, шул вакыттан бирле яңартылмаган. Җәен уку йортында фасад, коммуналь челтәрләр һәм җылылык системасы тулысынча төзекләндерелгән. Шулай ук, холл, гардероб, спорт залы, чишенү-киенү бүлмәләре һәм актлар залы яңартылган.

Ә кечкенә сыйныфлар өчен яңа такталар, парталар һәм урындыклар урнаштырылган. Моннан тыш, мәктәпкә информатика, хезмәт, химия һәм физика дәресләре өчен заманча җиһазлар сатып алганнар, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International