Мәскәүдә инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында "Абилимпикс" илүләм чемпионатның унынчы юбилей финалының иң кызган чагы. Ул илебез башкаласында 26-29 октябрьдә «Гостиный двор» күргәзмә үзәгендә уза.
Россия Федерациясенең барлык 89 субъектыннан сайлап алуны уңышлы узган төбәк этапларында җиңүчеләр, 50 төп һәм 11 презентация компетенциясе буенча осталыкларын күрсәтәчәкләр. Татарстан Республикасы делегациясе быел 234 кешедән тора, шуларның 96сы - катнашучылар. Аларны остазлар, экспертлар, тим-лидерлар, тәрҗемәчеләрәр һәм ата-аналар озата бара.
Ярышның беренче көнендә Татарстан катнашучылары 9 медаль яулады, шулардан - биш алтын. Безнекеләр тырнак ясау, чәчтарашханә сәнгате , сәнәгать робототехникасы , флористика һәм фотосурәткә төшерүдә беренчеләр булдылар.