2024 елның 25 октябрендә Яшел Үзән шәһәренең 4 нче мәктәбендә укучыларның инженер һөнәрләрен сайлауга әзерлеген формалаштыруда белем дәрәҗәләренең дәвамлылыгы мәсьәләләре республика мәктәпләре җитәкчеләре семинарында каралды.
Киләчәк инженеры образын формалаштыру максатларында тормышка ашырыла торган педагогик һәм җитештерү практикаларының уңышлы интеграциясе мисаллары белән “А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” Акционер җәмгыяте персонал белән идарә итү буенча директор урынбасары Садыйков Рамил таныштырды.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның инженер фикерләвенә алшартлар тудыруда эш тәҗрибәсе белән “Кораблик” балалар бакчасы мөдире Светлана Кошелева уртаклашты.
Яшел Үзән шәһәре мәктәпләре педагоглары дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлек алып баруда инженерлык фикерләвен формалаштыруда нәтиҗәле тәҗрибәләрне тәкъдим иттеләр, алар базасында суднолар төзү юнәлешендәге 1 нче лицей, 14 нче лицей, 18 нче күппрофильле лицей, 3 нче гимназия, 4 нче мәктәпләрдә инженерлык сыйныфлары булдырылган.
«Пилотсыз авиация системалары» милли проекты составына керә торган «Илебезнең пилотсыз авиация системаларына ихтыяҗны стимуллаштыру» федераль проекты кысаларында алынган җиһазларны куллануга аерым игътибар бирелде.