Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты базасында 5 конкурсант ике көн дәвамында республика ярышларында Чаллы шәһәрен тәкъдим итү хокукы өчен көрәште. Чарада Яр Чаллы шәһәренең һөнәри белем бирү секторы, мәгариф идарәсе мөдире Лилия Миңнеханова, Чаллы шәһәренең мәктәпләрендә психолог-педагогик сыйныф укучылары, экспертлар һәм кунаклар катнашты.
Татарстан Республикасында Чемпионат 300 компетенция буенча уза. Конкурста 2000гә якын конкурсант ярыша, ә аларның һөнәри осталыгын 1800дән артык эксперт бәяли.
2 көн эчендә катнашучыларга дәрес әзерләүдә, педсовет уздыруда үз осталыкларын күрсәтергә кирәк иде. Белгечләр сүзләренчә, бер биремгә нозология кертелгән. Сыйныфта сәламәтлек мөмкинлеге чикле укучы бар.
Барлык конкурсантлар биремнәрне үтәделәр. 5-7 минутлык роликта алар ситуациянең чишелешен тәкъдим иттеләр.
Региональ этапта җиңүчеләр Татарстан җыелма командасына керәчәк һәм ярымфиналларда, югары технологияләр чемпионаты финалында республиканы тәкъдим итәчәк. РФ Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә, “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатында һәм Югары технологияләр чемпионатында җиңүчеләр һәм призерлар көллиятләрдә күрсәтмә имтиханда “бик яхшы” билге алачак.