25 декабрьдә Халыкара Унискул мәктәбенә керә торган юлда (Әхмәтҗанов ур., 12, Арт-Сити ТК) "Галәм" стеласын ачу була. Яңа арт-объект авторы - танылган Казан скульпторы Гадел Хәлиуллин.
Стела укытучының һәм укучының юлын символлаштыра. Белем дөньясында бала һәм аңа үсәргә ярдәм итә итүче олы яшьтәге кеше. Сәнгать образы галәм, табигать стихияләре һәм кешенең белемгә юлын берләштерә. Проект Казанның белем бирү юлына уңайлы гына керә һәм остаз роленә игътибарны көчәйтә. Стела традицияләрне һәм заманча алымнарны тоташтыра.
Композициянең диаметры 2.3 кв.м. , биеклеге 3,5 м. Конструкциянең гомуми авырлыгы тоннага якын.