2025 елның 30 гыйнварында “ Казананнаң Е.Г.Ласточкина исемендәге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернаты” үзенең 140 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Мәктәп-интернатның тарихы XIX гасырдан башлана. 1886 елның гыйнварында икенче гильдия сәүдәгәре Иван Яковлевич Павловский чукрак-телсезләр өчен беренче Казан училищесын ача. Соңыннан мәгариф оешмасы Россиянең танылган сурдоукытучы Елизавета Гурьевна Ласточкина исемен ала. Елизавета Гурьевна гомеренең 76 елын чукраклар мәктәбенә багышлаган, аны яратып «Ласточкино гнездо» дип йөрткәннәр.
Бүген бу тулы бер укыту-тәрбия комплексы, аңа Идел елгасының матур ярында урнашкан мәктәпкәчә бүлек, интернат мәктәп һәм «Ласточка», балалар укыту-сәламәтләндерү лагере керә.