Казанда «Физик-математик алгарыш» проекты кысаларында республика семинары узды

2026 елның 6 феврале, җомга

4 февральдә Казан шәһәре  Вахитов районының  131 нче лицеенда һәм Киров районының  182 нче лицеенда «Физик-математик алгары» республика проектын гамәлгә ашыру кысаларында иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнү буенча республика семинары узды.

Чарада Татарстан Республикасының сигез районыннан (Арча, Югары Ослан, Лаеш, Питрәч, Бөгелмә, Яшел Үзән, Буа һәм Балтач) 70тән артык математика, физика, информатика укытучылары, мәктәп җитәкчеләре  һәм методистлары катнашты.

Чарада , әйдәп баручы укытучылар ачык дәресләр, мастер-класслар, дәрес фрагментларын, математик уеннар һәм марафоннар, физика буенча лаборатория эшләрен күрсәттеләр.  Кунакларны, укучыларның математика, информатика, физика, химия һәм биология буенча проект эшләрен тәкъдир итү аеруча кызыксындырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International