«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Сенеж» идарәсе остаханәсендә «Профессионалитет»федераль проекты кысаларында урта һөнәри белем кластерларының идарә командалары өчен гамәлгә ашырыла торган белем бирү программасының беренче көндезге модуле төгәлләнде. Проект Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты составына керә. Чарада башкарма хакимият органнары, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре һәм реаль партнерлар предприятиеләренең 480 вәкиле катнашты.