"КЭС-БАСКЕТ" баскетбол лигасы Халыкара Мәктәп Чемпионаты региональ финалы

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

Республикада  "КЭС-БАСКЕТ" баскетбол лигасы  Халыкара Мәктәп Чемпионаты региональ финалы тәмамланды. Исегезгә төшерәбез, финал уеннары 5-7 февраль көннәрендә Зәй шәһәрендә узды. Чемпионатта Татарстан Республикасы мәктәпләреннән 17 егетләр һәм кызлар командасы катнашты.  Уен нәтиҗәләре буенча  түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде:

егетләр арасында:

1 урын - Казан шәһәренең 19нчы гимназиясе;

2 урын - Алексеевск шәһәренең 1нче урта мәктәбе;

3 урын - Зәй шәһәренең 7нче урта мәктәбе.

 

кызлар арасында:

1 урын - Казан шәһәренең 19нчы гимназиясе;

2 урын - Яр Чаллы шәһәренең 28нче урта мәктәбе;

3 урын - Арча шәһәренең 5нче гимназиясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International