2016 елның 6 февралендә Лениногорск шәһәре Балалар иҗаты йорты үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Иҗат йортында тәбрияләнүчеләр, укытучылар, төрле елларда биредә шөгыльләнүчеләр концерт номерлары белән чыгыш ясап Балалар иҗаты йорты коллективын бәйрәм белән котлады. Юбилей уңаеннан Лениногорск Балалар иҗаты йорты хезмәткәрләренә Татарстан Республкасы Мәгариф һәм фән министрлыгы рәхмәт хатлары, грамоталар тапшырылды.