Казанда замана педагогикасы сорауларына багышланган фәнни-гамәли конференция узды

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

1нче ноябрьдә А.П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумында "Россиядә замана педагогика фәне һәм мәгарифе: мирас, традицияләр, прогнозлар" Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференция барышында замана мәгарифенең методологиясе сораулары, психологик һәм педагогик фән һәм мәгарифнең үсеш юллары, глобализация һәм интеграция шартларында шәхеснең социаль-һөнәри үсеше һ.б. турында фикер алыштылар. 

А.П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы институтның тәҗрибә мәйданчыгы булып тора. Техникумда "Белем бирү процесына педагогик технологияләр кертүнең дидактик резервлары" секциясе эшләде. Институт кураторы, әйдәп баручы хезмәткәр, педагогика фәннәре докторы,  доцент Алсу Камалеева игътибарны замана мәгарифенең сыйфатына юнәлтте: "Белем бирү сыйфатын үстерүнең өч юлы: беренчесе - бәяләү критерийларын үзгәртү, икенчесе - мөгаллимнең камилләшүе, өченчесе - технология өстендә эшләү. Безне бүген өченче юл кызыксындыра".

Конференциядә төрле белем бирү технологияләренең практикада кулланылышына аеручы игътибар иттеләр. Техникум мөгаллимнәре катнашучыларга инглиз телендә "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены һәм бинар дәрес формасында мастер-класслар күрсәттеләр, 

Оештыручылар - Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия мәгариф академиясе һәм Педагогика, психология һәм социаль проблемалар институты (Казан шәһәре). 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International