ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 20 - 24 сентябрендә Төньяк Осетия-Алания Республикасы Владикавказ шәһәрендә  туган телдә  тәрбиячеләр өчен «Туган тел һәм әдәбиятның иң яхшы укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсы уза.

 

Тэги: #ГПН_2023 #ГодПедагогаНаставника

Казандагы 19 нчы гимназиягә  янкорма 1 декабрьгә  төзелеп бетәчәк. Нәтиҗәдә, яңа корпуста тагын 300 укучы белем алачак.

 

Тэги: #ГПН_2023 #ГодПедагогаНаставника

Алжирга Үзәкне ачу тантанасына Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Денис Грибов, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Халыкара хезмәттәшлек үзәге директоры вазифаларын башкаручы Сергей Малышев, НГПУ ректоры Әлфинур Галиәкберова килде. Тантанада Абделхаким Бентеллиз, АНДРның Югары белем һәм фәнни тикшеренүләр министрлыгы генераль секретаре, шулай ук ректорлар һәм Алжир университетлары вәкилләре катнашты.

 

 

Тэги: #ГПН_2023 #ГодПедагогаНаставника

19
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

18 сентябрьдә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин  муниципаль районнарның мәгариф идарәсе   җитәкчеләре белән видеоконференция режимында республика киңәшмәсе үткәрде.

Тэги: #ГПН_2023 #ГодПедагогаНаставника

Россия Президенты Указы белән педагог һәм остаз елы дип игълан ителгән 2023 елда педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен премия алучы укытучылар саны артты , Россиянең төрле төбәкләреннән 1 250 педагог 200 мең сум күләмендә акчалата бүләкләүгә лаек булды.

Тэги: #ГПН_2023 #ГодПедагогаНаставника

Татарстанның дүрт шәһәреннән - Казан, Лениногорск, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләренең  берничә уку йортында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» Милли чемпионатының сайлап алу этабы ярышлары башланды.

 

Тэги: #ГПН_2023 #ГодПедагогаНаставника

«Туган тел һәм әдәбиятның иң яхшы укытучысы - 2023» конкурсының финал сынаулары Россиянең ике төбәгендә уза: 72 мәктәп педагогы Карачай-Черкес Республикасына, 32 тәрбияче Төньяк Осетия - Алания Республикасына килде.

Тэги: #ГПН_2023 #ГодПедагогаНаставника

Казанда мәктәпкәчә яшьтәге балаларны «От звука к букве» грамотасына әзерләү методикасы авторы Елена Колесникованың авторлык семинарлары старт алды.

 

Тэги: #ГПН_2023 #ГодПедагогаНаставника

18
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Белем бирү вакыйгаларының бердәм календаре белем алучыларга, ата-аналарга, педагогларга, төрле типтагы мәгариф оешмалары җитәкчеләренә, методистларга Россия Федерациясендә үткәрелә торган бөтенроссия, төбәкара һәм халыкара дәрәҗәдәге мәгариф чаралары турында мәгълүмат бирү өчен билгеләнгән.

Тэги: #ГПН_2023 #ГодПедагогаНаставника

НГПУ Технопаркы базасында Россия Мәгариф министрлыгы Академиясе белән берлектә «Знание. Учитель» форумы узды. Форум башланыр алдыннан кунакларны НГПУ ректоры Әлфинур Галиәкбәрова сәламләде.

 

 

Тэги: #ГПН_2023 #ГодПедагогаНаставника

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International