Т атарстан Рәисе Р. Миңнеханов республиканың экологиясе, мәгарифен үстерү һәм тарихын саклау мәсьәләләре турында мәктәп укучылары һәм студентлар белән Әлмәттә үткән нефть саммиты һәм Халыкара нефть-газ яшьләр форумында очрашуда сөйләште.
Россиядә тикшеренүчеләр өчен мегагрантлар программасы яңартылачак. Ил хөкүмәте һәм Дәүләт Думасы аны 2026 елга кадәрге чорга финанслауны күздә тотарга тиеш булачак.
2023 елның кабул итү кампаниясе башланганнан бирле педагогик вузларга бирелгән гаризалар саны 270 меңнән артып киткән.
Өлкән курс студентлары балалар бакчаларында һәм башлангыч мәктәптә укыта, шулай ук балалар түгәрәкләре алып бара алачак. Тиешле закон проекты Дәүләт Думасының 13 июльдәге пленар утырышы барышында икенче укылышта кабул ителде.
Россия халкы һәм чит ил гражданнары үзләрен кызыксындырган сорауларны РФ фән һәм югары белем министры урынбасарларына яисә ведомствоның видеоконференция буенча структур бүлекчәләре җитәкчеләренә шәхсән бирә алачак.
Болгар музей-тыюлыгы территориясендә "Беренчеләр форумы. Профессионаллар командасы" узды. Анда катнашучылар - Татарстанның урта һөнәри оешмалары студентлары , «Беренчеләр хәрәкәте» юнәлешләре белән таныштылар һәм үз проектларын булдыру буенча укулар үттеләр. Иң яхшы дип табылган дүрт инициатива 100 мең сум ярдәм алачак, дип хәбәр иттеләр оешманың Татарстан бүлекчәсе матбугат хезмәтендә.
76 нчы гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Антон Ермаков БДИда 100 балл җыйган өч 11 нче сыйныф укучысын әзерләде. Антон Олеговичның ике укучысы рус теле буенча БДИда иң югары балл алды, бер укучы - әдәбият буенча.
Россия Федерациясе Хөкүмәте балалар ялы һәм сәламәтләндерү инфраструктурасын үстерү һәм модернизацияләү өчен 1 миллиард сум акча бирде, дип хәбәр итә Россия Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.