Алат авыл җирлегендә яңа мәктәп һәм балалар бакчасы төзи башладылар. Моңа кадәр агач мәктәп бинасын төзәткәләп, кимчелекле урыннарын буяп булса да балалар укытырга тырыштылар. Укытучылар һәм балалар тырышлыгы белән мәктәп яны җәй көне матур чәчәк түтәлләренә, куе яшел куакларга күмелеп утыра. Әмма көзгекышкы чорда ул яңадан искелек салкыны бөркелеп торган бер корылмага әверелеп кала.
"Россия тәрбиячеләре" VIII Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына йомгак ясалды. Конкурс "Россия тәрбиячеләре" Мәктәпкәчә белем бирү һөнәри өлкәсен үстерүгә ярдәм итү бөтенроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан Президент грантлары фонды һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе ярдәмендә уздырыла.
Татарстанда 2021 елда 2,2 мең урынга исәпләнгән 13 яңа балалар бакчасы төзеләчәк, моның өчен федераль һәм төбәк бюджетларында акча каралган.
Бөгелмә шәһәренең 6 нчы мәктәбе укучысы Ульяна Школьняк 8-9нчы сыйныф укучылары төркемендә Бөтенроссия иншалар конкурсында җиңүче булды.
«Авылларда һәм кече шәһәрләрдә гомуми белем бирү оешмаларында мәгарифне трансформацияләү векторы» II Бөтенроссия форумы кысаларында мәгариф идарәләре төбәк һәм муниципаль органнары вәкилләре, педагоглар һәм экспертлар, Россия Мәгариф министрлыгының «Үсеш ноктасы» үзәкләре җитәкчеләре авыл җирлегендә һәм кече шәһәрләрдә «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның икенче елы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
Бөтенроссия конкурсы ярымфиналы нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясенең 85 субъектыннан 1 200 укучы сайлап алынды, алар арасында Татарстанның 5 муниципаль берәмлегеннән 19 укучы бар иде.
15-нче һәм 16-нчы ноябрь көннәрендә Казан укучылары Россиякүләм экологик диктантка кушылачак. Үз экомәдәният дәрәҗәсен онлайн режимда барлык теләүчеләр дә тикшерә алачак.
Казанда Бөтенроссия географик диктантын 18 мәйданчыкта, шулай ук онлайн режимда язачаклар. Еллык акция 29-нчы ноябрьдә узачак.
Сәләтле укучылар югары уку йорты укытучылары белән берлектә олимпиадаларга, химия һәм биология буенча имтиханнарга әзерләнә.
6 ноябрь көнне 9:30 сәгатьтә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ачык ишекләр көне узачак.