ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы каршындагы ведомство башлыгы инициативасы белән төзелгән Бөтенроссия эксперт педагоглар советы әгъзалары педагогик хезмәткәрләргә ярдәм чараларын камилләштерүдә төп эш юнәлешләре буенча фикер алыштылар.

РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, Министрлар Кабинеты укытучыларга ярдәм күрсәтүне киңәйтте - сыйныф җитәкчелеге өчен түләүләрне хәзер Россиянең барлык мәктәп укытучылары алачак.

Биектау районына эш визиты белән Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин килеп китте. Министрлык башлыгы мәктәпләрдә балаларны кайнар ризыклар белән тәэмин итүнең оештырылуы белән танышты һәм игътибарын Сovid-19 га бәйле рәвештә Роспотребнадзор таләпләренең ничек үтәлүенә юнәлтте.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Туполев исемендәге КАИ-КНИТУның «Восток» Чис­тай филиалы студентлары белән очрашты. Яшьләр белән аралашу барышында ул КАИ-КНИТУның «Восток» филиалы студентлары өчен исемле стипендия булдыру турында игълан итте.

Казан федераль университетында төбәкара фән олимпиадаларының сайлап алу этабы башланды. Аларда 8-11 нче сыйныф укучылары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары катнаша ала.

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 16 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр Казан лингвистика мәктәбенә нигез салучы И.А.Бодуэн де Куртенэнның 175 еллыгына һәм Казан университетында эшли башлавына 145 ел тулуга багышланган «Дөнья лингвистикасы сораулары һәм трендлары» Казан халыкара лингвистик саммиты узачак.

Мәгариф министрлыгы мәктәп педагогларын аттестацияләү вакытын күчерү турында боерык проектын бастырды.

 «Абилимпикс» илкүләм чемпионатында Татарстанны 126 конкурсант – һөнәри осталык бәйгесенең төбәк этабында җиңүчеләр тәкъдим итәчәк. Алар 50 компетенция буенча ярышачак. 

9 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр «Дуслык» белем бирү һәм сәламәтләндерү комплексы базасында «Орион» профиль сменасы кысаларында биология, тарих, химия һәм сәнгать (МХК) буенча укыту-тренировка җыеннары уза.


10
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Түбән Кама 37нче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Шандренкова «Минем илем — минем Россия» бөтенроссия онлайн-экспедициясендә җиңү яулаган. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International