ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2020 ел
чәршәмбе

 Татарстан мәктәпләре 1 сентябрьдә укучыларны гадәти форматта кабул итәргә әзерләнә. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.


4
август, 2020 ел
сишәмбе

2020 елда БДИның өстәмә чоры 3 августта башланды. Имтиханнар дүрт көн дәвам итәчәк һәм 8 августта тәмамланачак.

Түбән Камада сигез укучы, бердәм дәүләт имтиханын тапшырып, иң югары нәтиҗәләргә иреште. Узган ел алар нибары алты иде. 

Яңа уку елында Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» санлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге ачылачак.

Россия Мәгариф министрлыгы ата-аналар һәм укучыларның сорауларын кабул итә, аларга ведомство башлыгы Сергей Кравцов Гомумроссия ата-аналар җыелышы вакытында җавап бирәчәк. 

3 августта "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Зур тәнәфес" Бөтенроссия мәктәп укучылары   конкурсында "Сәламәтлек лабораториясе" дигән яңа тематик атналык старт алды. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

2020 елның төп чорында БДИ җитди өзеклекләрсез һәм хокук бозуларсыз узды, имтиханнар уздыруның объективлыгы шик тудырмый, барлык предметлар буенча БДИ нәтиҗәләре аномалияләр күрсәтми һәм узган еллар нәтиҗәләреннән аз гына аерыла.

“Белем һәм тәрбия: яңа уку елында үсешнең төп векторлары” - Россия Мәгариф министрлыгының “Мәгариф хәбәрләре” электрон журналының яңа саны шундый исем астында чыкты.

Рособрнадзор бердәм дәүләт имтиханын камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыя башлый. 

Түбән Кама шәһәрендә Октябрьнең 50 еллыгы урамында урнашкан 9 нчы гомумүстерү төрендәге балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Бу хакта Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Хаҗиев хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International