ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

5 һәм 6 июньдә Казан радиомеханика көллиятендә "Электроника" компетенциясеннән  WorldSkills Russia стандартлары буенча күрсәтмә имтихан узды.

2020 елның 8 июнендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин федераль законны имзалады. Ул «Мәгариф һәм педагогик фәннәр» белгечлекләре һәм юнәлешләре буенча укучы өлкән курс студентларына, өч ел дәвамында аттестацияне уңышлы үткән очракта, мәктәпләрдә укытырга мөмкинлек бирә. Тиешле төзәтмәләр «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы федераль законга кертелде.

Роспотребнадзор мәктәпләрдә балаларның туклану контролен оештыру буенча киңәшләр әзерләде. 

Балалар бакчалары һәм мәктәпләр 1 сентябрьдән укуны гадәти режимда башлаячак, дип өметләнә Россия мәгариф министры Сергей Кравцов. 

9-12 июнь көннәрендә гражданскийэкзамен.рф сайтында, Россия көненә багышлап, онлайн-тест тапшырып булачак. Имтиханда теләгән һәркем тапшыра ала. Әлеге чараны оештыручылар илнең төп җиңүләренә, казанышларына, заман каһарманнарына багышланган 50 сорау әзерләгән.

9 июньдә Казан федераль университетында COVID-19 пандемиясе белән бәйле рәвештә яңа виртуаль форматта узган VI Халыкара педагогик белем бирү форумы (vIFTE-2020) эшен тәмамлады.


9
июнь, 2020 ел
сишәмбе

"Мәгариф" милли проектының "Яшь профессионаллар" (һөнәри белем бирүнең конкуренциягә сәләтлелеген арттыру) федераль проекты кысаларында 2021 елда көллиятләрнең матди-техник базасын яңарту өчен федераль бюджеттан акча алу өчен Россиянең 81 төбәгендәге 854 көллият РФ Мәгариф министрлыгы уздырган конкурс нигезендә сайлап алуда катнаша. 

БДИ нәтиҗәләреннән башка югары уку йортына керү өчен гаризаларны 20 июньнән бирергә мөмкин булачак, шул исәптән дистанцион рәвештә дә, дип белдерде РФ премьер-министры Михаил Мишустин.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Альберт Камалиевны искә алу көненә багышланган чарада катнашты һәм аның каберенә чәчәкләр салды.

8 июньдә мәктәп укучылары арасында узучы  "Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсының "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасы проекты булып торган яңа тематик атнасы старт алды. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International