ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2020 ел
сишәмбе

"Океан" Бөтенроссия балалар үзәге 12-16 яшьлек мәктәп укучыларын "Ворлдскиллс Юниорлары Океанда" өченче дистанцион бөтенроссия онлайн-сменасына чакыра. Смена "Яшь профессионаллар" берлеге  ярдәме белән үткәрелә.

Югары курс студентлары диплом алганчы ук мәктәпләрдә укыту хокукы алды. Тиешле канунны Россия президенты Владимир Путин имзалады.

20 июньнән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы республиканың ике югары уку йортында - Казан дәүләт аграр университетында һәм Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә кабул итү кампаниясе башлана. Быел коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә абитуриентларга консультацияләр бирү дистанцион форматта уза.


8
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстанда 2020-2021 елларда мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында балаларга 10 меңнән артык урын булдырырга ниятлиләр. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

2019/20 уку елында мәктәп укучылары бөтенроссия олимпиадасын үткәрү үзенчәлекләре һәм Россия Мәгариф министрлыгының 2020 елның 28 апрелендәге 189 номерлы боерыгы белән расланган һәр гомумбелем бирү предметы буенча аның йомгаклау нәтиҗәләрен раслау нигезендә җиңүчеләр исемлегенә урта гомуми белем бирүнең төп белем бирү программаларын үзләштерүне төгәлләүче һәм олимпиаданың йомгаклау этабында катнашу өчен  баллар җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары керде.

Быел абитуриентлар хәрби югары уку йортларына,  яшәгән төбәгеннән чыкмыйча гына, укырга керә алачак. Бу хакта Россия Оборона министрлыгында хәбәр иттеләр. Укырга керүнең мондый тәртибе беренче тапкыр сыналачак - ул инфекция таралу сәбәпле илдә катлаулы эпидемиологик вәзгыять белән бәйле.

2020 елның 3 июненнән 11 июненә кадәр Россия Мәгариф министрлыгы йөкләмәсе нигезендә Мәскәү дәүләт психологик-педагогик университеты инициативасы буенча һәм Федераль педагогик үлчәүләр институты, Россия мәгариф психологлары федерациясе ярдәме белән мәгариф оешмалары укытучылары өчен «Дистанцион уку режимы шартларында БДИга әзерлекнең психологик нигезләре» дип аталган  вебинарлар циклы узачак.

Казан федераль университетында чит шәһәр һәм чит ил студентларын вакытлыча эшкә урнаштыру программасы дәвам итә. Югары уку йортында инде 197 укучы эш алган, шуларның 91е чит ил кешеләре.

Лаеш районының Никольское авылында укытучылар һәм укучылар мәктәп яны участогын чиста тоталар һәм кышка запас әзерлиләр.


6
июнь, 2020 ел
шимбә

Татарстанның тугыз муниципалитетында кече яшьтәге балаларны балалар бакчаларына урнаштыру мәсьәләсе көн кадагында тора. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International