ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2020 ел
шимбә

Көллиятләргә керү өчен документлар тапшыру вакыты август ахырына кадәр озайтылды.

3-4 июньдә онлайн-форматта "Заманча мәгарифнең кыйммәте буларак шәхси потенциалны үстерү" I Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Ул Саклык банкының "Киләчәккә өлеш"  Хәйрия фонды шәхси потенциалны үстерү буенча программасы катнашучыларына һәм партнерларына адресланган иде.

Татарстанда "Татарстан табигатен саклыйк" республика конкурсына йомгак ясалды. Ул Казанның балалар экология-биология үзәге һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге ярдәмендә Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы тарафыннан оештырылды.


5
июнь, 2020 ел
җомга

Апаска эшлекле сәфәр белән Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килде. Ул район башлыгы Равил Хисаметдинов белән берлектә капиталь төзекләндерү узган балалар бакчалары, мәктәпләрне ачу тантанасында катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

 

Н.А.Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбияләнүчеләр махсус укыту-тәрбия учреждениеләре өчен бөтенроссия онлайн-олимпиада призерлары булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгында «Татарстан Республикасы электрон белем бирү» дәүләт мәгълүмати системасы ярдәмендә 2019-2020нче уку елына нәтиҗәләр ясаганнар.

Россиянең барлык төбәкләреннән һәм 55 илдән, шул исәптән Австрия, Австралия, АКШ, Израиль, Нидерланд, Бөекбритания, Испания, Германиядән 23 меңнән артык кеше "Юбилеең белән, Артек!" онлайн-проектында катнаша.

2020 елның 5 июнендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәгариф идарәсе теориясе һәм практикасы кафедрасы Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен вебинар форматында семинар үткәрә.

2020 елның 2-4 июнендә белем бирү нәтиҗәләре түбән һәм уңайсыз социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру һәм «Мәгарифне үстерү» РФ Дәүләт программасы кысаларында «Белем бирүнең сыйфатын күтәрү юллары» темасына вебинар узды.

2020 елның 4 июнендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе укыту нәтиҗәләре түбән һәм уңайсыз социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысасында «Һәр укучыга карата белем бирү нәтиҗәләрен педагогик фаразлау өлкәсендә педагогларның һөнәри компетентлыгын арттыру» проблемасы буенча вебинар үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International