ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2020 ел
җомга

2020 елның 19 маеннан 20 маена кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан, 2020 елда белем бирү нәтиҗәләре түбән һәм начар социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру кысаларында, ТР Бөгелмә муниципаль районының 13 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә, семинар-практикум (вебинар) үткәрелде. Вебинарда тәрбия, өстәмә белем бирү һәм социаль тәртипне профилактикалау лабораториясе хезмәткәрләре һәм 31 педагог катнашты.

РФ президенты Владимир Путин Дәүләт Думасына "РФдә мәгариф турында" канунына төзәтмәләр кертте.


21
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Федерация Советында 2020 елда тәмамланачак ташламалы белем бирү кредитлары вакытын озынайтырга һәм, ким дигәндә, 2021 ел ахырына кадәр, белем бирү кредитларына дәүләт ярдәме программаларын туктатуга юл куймаска тәкъдим иттеләр. Мондый тәкъдимнәр белән Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты башлыгы Лилия Гомәрова чыгыш ясады. 

Россия Мәгариф министрлыгы төбәкләрдә балалар өчен җәйге сәламәтләндерү кампаниясен 1 июльдән башларга тәкъдим итте. Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында министрлыкның тәрбия, өстәмә белем бирү һәм балалар ялы өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Янина Голубева шул турыда әйтте. 

Имтиханга мәктәпләр дистанцион рәвештә әзерләнә ала. Әмма имтиханнар «дистанциягә» күчерелми. Санитар-эпидемиологик вәзгыять тотрыклануга мәгариф учреждениеләре элеккеге форматта эшлиячәк.

Казан федераль университетында укучыларның арадаш һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру мәсьәләләренә багышланган туры эфир узачак. 22 майда, 13:00 сәгатьтә, укытучылар, студентлар һәм аларның ата-аналары сорауларына КФУның Мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Дмитрий Таюрский җавап бирәчәк.

Россия Фән һәм югары белем министрлыгы әйдәп баручы галимнәр җитәкчелегендә фәнни тикшеренүләр уздыруга грантлар конкурсы игълан итә. 

Мәгариф министры Сергей Кравцов, эпидемиологик вәзгыять аркасында, 2020 елның 1 апреленнән 1 сентябрьгә кадәрге аралыкта тәмамланучы педагогларны аттестацияләү срогын 2020 елның 31 декабренә кадәр озайту турындагы боерыкка кул куйды.

Идеаль укытучы нинди булырга тиеш? Авыл мәктәбендә белем бирү сыйфатын ничек арттырырга? Укучылар нинди социаль проектларны эшләтеп җибәрә ала? Skillbox онлайн-университеты "Россия өчен укытучы" иҗтимагый программасы белән берлектә  "Киләчәк мәктәбе" проектын башлап җибәрә. Ул 2020 елның 21-24 маенда педагоглар һәм ата-аналар өчен онлайн-дискуссия форматында узачак.

Яндекс балалар өчен онлайн-түгәрәкләр буенча навигатор әзерләде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен -  "Нескучная математика", "Бэби-клубы" һәм башкалар. 1-4 нче сыйныфлар өчен - "Зарядка для ума", экспериментлар һәм сәнәгать дизайны, ә югары сыйныф укучылары өчен инженерия һәм конструирование буенча онлайн-дәресләр, нейротехнологияләр буенча курслар бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International