ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2020 ел
дүшәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы һәм Роспотребнадзор коронавирус инфекциясе таралу шартларында Бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә карата таләпләр әзерләде. Ведомство башлыгы урынбасары Дмитрий Глушко «Комсомольская правда» радиосы эфирында шулай дип белдерде. 

Республикада 12 майдан балалар бакчалары штатлы режимда эшли башлаячак.

БДИда нинди паронимнар очрый? Бәйлекләр һәм кисәкчәләрне ничек бутамаска?  "Россия газетасы" өчен рус теле буенча БДИда иң авыр биремнәрне җентекләп тикшерүне БДИ эксперты, Мәскәү шәһәренең рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе рәисе Роман Дощинский үткәрде.

Авыл мәктәпләре 5-11 сыйныф укучылары арасында уздырылучы Бөтенроссия  «АгроНТИ – 2019» конкурсында катнашу өчен читтән торып узучы этап (тестлаштыру) вакыты 15 майга кадәр озайтылды.


9
май, 2020 ел
шимбә

"Россия тәрбиячеләре" зур онлайн-фестивале дәвам итә, ул 28 апрельдә старт алды һәм өч ай дәвам итәчәк. Проектның төп максаты - Россия Федерациясенең мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда педагогларның һәм ата-аналарның гомуми һәм һөнәри мәдәнияте дәрәҗәсен күтәрү, кызыксынучы субъектларның игътибарын мәктәпкәчә белем бирү проблемаларын хәл итүгә җәлеп итү юлы белән ярдәм итү.

"Яндекс" компаниясе мәктәп укучылары өчен онлайн-түгәрәкләр буенча навигатор булдырды. Хәзер балалар һәм ата-аналар "Яндекс.Мәктәп"тә балаларга файда белән вакыт үткәрергә ярдәм итәчәк өстәмә дәресләр турында мәгълүмат табарга мөмкин.


8
май, 2020 ел
җомга

Бүген «Татарстан-24» телеканалында «Белем дөньясы» программасының яңа чыгарылышы күрсәтеләчәк.

Бөек Җиңү көне алдыннан Мәгариф министрлыгы проектны эшләтеп җибәрде, аның максаты - замана балаларына, аларның әти-әниләренә, укытучыларына, Ватанны якларга китеп, аңа мәхәббәт үрнәге күрсәтер өчен, фронтта сугышкан педагогларның фотосурәтләрен җыю.

"Геройлар истәлегенә..." онлайн-марафонының туры эфирында мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко  "Сугыш чоры хатлары. Мәктәп укытучыларының укучылары белән язышулары" уникаль җыентыгын тәкъдим итте.


7
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

12нче майдан Татарстан укучылары дистанцион режимда укуларын дәвам итәчәк. 1-8нче сыйныф укучылары уку елын 23нче майда тәмамлаячак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International