Күп кенә илләрне басып алган COVID-19 коронавирусы эпидемиясе халыкара спорт һәм мәдәни чаралар расписаниесенә төзәтмәләр кертүне дәвам итә. Хәзер үзгәрешләр IFTE педагогика белеме буенча халыкара форумга да кагылды, ул Казан федераль университетында алтынчы тапкыр узарга тиеш иде.
Казан федераль университетында 2020 елда кабул итү кампаниясе мәсьәләләре буенча турыдан-туры эфир оештырыла. Чара 15 майда 14:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча) берьюлы берничә онлайн-платформада узачак.
Россия югары уку йортлары студентлары май бәйрәмнәреннән соң дистанцион режимда белем алуын дәвам итә.
Хөрмәтле әти-әниләр! Социаль челтәрләрдә 2020 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә уку традицион рәвештә түгел, ә дистанцион форматта башланачагы турында ялган мәгълүмат тарату дәвам итә. Бу дөрес түгел. Әлеге мәгълүматка ышанмавыгызны һәм аны тарату белән шөгыльләнмәвегезне сорыйбыз.
Бердәм дәүләт имтиханын үткәргән вакытта укучыларны зигзагсыман утырту һәм сынау башланганчы температураларын үлчәү күздә тотыла. Россия мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко «Родительский вопрос» программасы эфирында шулай дип белдерде.
2020 елның 10 апреленнән 30 июльгә кадәр Казанда "Без үз-үзебезне изоляцияләүдә - бергә!" иң яхшы инклюзив проектлар бәйгесе үткәрелә. Конкурс өч этапта узачак: урта һәм өлкән звено педагоглары һәм мәктәп укучылары үз проектларын тәкъдим итәчәк.
Мәгариф министрлыгының 2019/2020 уку елында мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасын үткәрүнең үзенчәлекләре турында боерыгы Юстиция министрлыгында теркәлгән һәм хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.
БДИда иң "популяр" хаталар нинди? Ни өчен акылда санарга ярамый? Һәм укучыга бишенче сыйныф дәреслеге нигә? Имтиханнарга әзерләнү буенча киңәшләрне математика буенча БДИ әзерләүчеләрнең федераль төркеме җитәкчесе, Педагогик осталык үзәгенең фәнни җитәкчесе Иван Ященко бирә.
8 майда КДЭУда гыйльми советның киңәйтелгән утырышы булды, анда уку елын тәмамлау нәтиҗәләре, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар турында фикер алыштылар. Онлайн-режимда узган утырышта 300 ләп кеше катнашты.
Чистай шәһәренең 4 нче мәктәбе педагоглары тыл хезмәтчәне Владимир Бычковка юбилей медале тапшырды. 55 ел гомерен ул елга флотына багышлаган, хезмәт юлын юнга һәм матростан алып транзит елга суднолары капитаны-остазына кадәр үткән.