Конкурста 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Катнашучылар https://leader-id.ru/event/48072/ адресы буенча кереп теркәлергә тиеш. Конкурсның максаты - яшүсмерләрдә һәм яшь кешеләрдә үз иленең тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту, үз төбәгенең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә, буыннар бәйләнешен ныгытуга багышланган тикшеренү эшләрен уздыру өчен шартлар тудыру.
Казанда "Дәрескә - бергә" федераль социаль проекты кысаларында инклюзив методикалар бәйгесе узды. Быел финал онлайн режимда булды. Әлеге конкурс - инклюзив белем бирү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы, анда педагоглар махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балаларны белем бирү процессына уңышлы җәлеп итү методикалары белән уртаклашалар.
Россия Мәгариф министрлыгы төбәкләргә уку елын тәмамлау буенча тәкъдимнәр җибәрде.
11 майда мәктәп укучылары өчен "Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсының яңа тематик атнасы старт алды, ул Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уздырыла. "Әйләнә-тирә дөньяны үзгәрт!" атнасы "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Зур тәнәфес" бергәлегендә уза һәм шәһәр мохитен үзгәртә торган технологик инновацияләргә багышланган.
7 майда Россия Юстиция министрлыгы Россия Мәгариф министрлыгының 2020 елның 28 апрелендәге 189 номерлы (теркәү № 58273) боерыгын теркәде, аның нигезендә 2019/20 уку елының бөтенроссия олимпиадасы призерлары булып олимпиаданың төбәк этабында катнашкан һәм йомгаклау этабында катнашу өчен баллар җыйган мәктәп укучылары таныла.
Россиядә бердәм дәүләт имтиханын уздыру вакыты кабат кичектерелә. Бу турыда РИА Новости Россия Мәгариф министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.
Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның 9 нчы сыйныф укучысы Айдар Баһаветдинов - химия буенча мәктәп укучыларының «Газпром» тармак олимпиадасының 2 нче дәрәҗә дипломы иясе.
12 майда Россиядә Экологик белем көне билгеләп үтелде. Максаты барлык фәннәрдә һәм кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә экологик белемнәрне актуальләштерү булган әлеге бәйрәм 1991 елда гамәлгә керде.
БДИ күчерелә. Димәк, чыгарылыш укучыларының әзерләнергә вакытлары күбрәк була. Иң массакүләм предметларның берсе - әлегә мәҗбүри рус теле. Һәм анда иң "саллы" һәм катлаулы биремнәрнең берсе - инша (27 нче бирем). Аны максималь баллга ничек язарга? Мәктәпне тәмамлаучыларга киңәшне БДИ эксперты, Мәскәү шәһәренең рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе рәисе Роман Дощинский бирә.
13 майда 12:00дә "Өй сәгате" онлайн-марафонының беренче эфиры старт ала, аны җәмгыять белеме буенча төбәк предмет комиссиясе рәисе, Волгоград дәүләт социаль-педагогика университетының хокук һәм укыту методикасы кафедрасы доценты Анна Хорошенкова үткәрәчәк.