2020 елның 14 маенда 19:00 сәгатьтә Казан радиомеханика көллияте "online" режимында "Ачык ишекләр көне" уздыра.
Чыгарылыш сыйныф укучылары югары уку йортына керү өчен сайлап алган барлык фәннәрдән дә БДИ тапшыра алачак.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «Россия Федерациясендә ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләрендә дистанцион белем бирүне кертү тәҗрибәсе» видеоконференциясендә катнашты.
Федераль проект «Мәгариф» милли проектының «Һәр баланың уңышы» юнәлеше буенча грант кысаларында тормышка ашырыла. Фәнни коллаборация йорты (ДНК) - югары уку йорты каршында балаларга өстәмә белем бирү үзәге. Аның эшчәнлеге «Мәгариф» милли проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты максатларына, күрсәткечләренә һәм нәтиҗәләренә ирешүгә юнәлдерелгән.
Мәгариф министрлыгы быелның 12 маеннан 31 октябренә кадәр Бөтенроссия иншалар конкурсы үткәрә. Килеп туган вәзгыятьне исәпкә алып, ул онлайн-форматта узачак.
2020 елның 12 маеннан «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысасында «Конкрет өлкәләрне модернизацияләү концепциясен эшләү, мәгарифне үстерү һәм челтәр методик берләшмәләргә ярдәм итү юлы белән яңа федераль дәүләт белем бирү стандарты нигезендә белем бирү технологияләрен һәм эчтәлеген модернизацияләү» юнәлеше буенча Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының идарәче хезмәткәрләрен (директорларның, директорларның урынбасарларын) укыту башланды.
Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков уку йортларының түләүле бүлекләрендә укуга бәяләрне 2019 ел дәрәҗәсендә калдырырга тәкъдим итте. Тәкъдим Россия Ректорлар берлеге утырышы барышында яңгырады. Югары уку йортларында уку өчен түләү мәсьәләсе - дистанцион белем алуга күчү чорында җавап эзләргә туры килә торган иң кискен сорауларның берсе. Көндезге бүлектә укыр өчен килешү төзегән студентларда сораулар күбрәк. Хәзер, алар фикеренчә, барысын да читтән торып укуга кучергәннәр.
28 марттан Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә торган "Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсында катнашуга заявка биргән өлкән сыйныф укучылары саны 250 мең кешедән артып китте.
Волонтерлык отрядлары арасында уздырылучы «Яхшылык каникулга китми» бәйгесенең яңа сезоны башланды. Ул Россия мәктәп укучылары хәрәкәте тарафыннан оештырыла. Катнашуга заявкалар кабул ителә башлады.
Мәгариф министрлыгы мәктәп укучылары өчен глобаль мультиплатформалы белем бирү проектын үстерүен дәвам итә. Телетапшырулар ресурслары белем бирү процессында актив кулланыла.