2020 елның 23 апрелендә 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм В.Г. Тимирясов исем. Казан инновацион университеты белән берлектә ата-аналар җәмәгатьчелеге, класс җитәкчеләре һәм белем бирү оешмалары өчен "Ачык класс" проекты кысаларында «Дистанцион укытуны оештыру. Социаль изоляция чорында ата-аналарга психологик ярдәм» темасына тематик вебинар үткәрә.
2020 елның 10-24 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Цифрлы белем бирү мохите» ФИП һәм «Ачык мәктәп» ресурс үзәге эшчәнлеге кысаларында мәктәп педагогларына «Укучыларны дистанцион укытуны нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен цифрлы инструментларга күзәтү» дигән вебинарлар сериясен тәкъдим итә.
2020 елның 17 апрелендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2019 елның 27 декабрендәге 1931/19 номерлы боерыгы белән расланган дәүләт биреме кысаларында педагогик хезмәткәрләрнең республика семинары оештырылды һәм онлайн-режимда үткәрелде.
Татарстанда «Киләчәккә өлеш» Саклык банкының Хәйрия фонды инициативасы белән төзелгән шәхси потенциалны үстерү буенча комплекслы программаны гамәлгә ашыру дәвам итә.
Татарстан Skysmart (Skyeng компаниясенең мәктәп юнәлеше) һәм "Мәгариф нәшрияты" АҖ интерактив эш дәфтәрен кулланучы мәктәп укытучылары саны буенча Россиянең топ-3 төбәге арасына керде.
Мәгариф министрлыгы "Триколор" телекомпаниясе белән бергә "Минем мәктәп online" белем бирү тапшыруларын башлап җибәрә. Проект өлкән сыйныф укучыларына БДИ һәм ТДИга әзерләнергә ярдәм итәчәк.
Быел, "Мәгариф" милли проекты кысаларында, Татарстанның Чистай районында Александровка һәм Кубасс авылларында ике гомуми белем бирү мәктәбе төзекләндереләчәк.
Биектау районында күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдәге 48 мәктәп укучысы читтән торып белем алу өчен планшетлар алды.
Күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган югары сыйныф укучылары ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча дистанцион уку өчен планшетлар алдылар.
Түбән Камада «Демография» милли проекты ярдәмендә ике яңа мәктәпкәчә учреждение төзү дәвам итә. Аларның берсе - 35А микрорайонында, икенчесе - 29 нчы микрорайонда урнашачак.