РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабын уздыру форматының үзгәрүе турында хәбәр итте.
Апрель аенда “Обнимем ребёнка с книгой!” Бөтенроссия китап укучылар акциясе старт алды. Анда гаиләләр дә, мәгариф оешмалары да, шул исәптән укытучылар, өстәмә белем бирү педагоглары, китапханәчеләр, тәрбиячеләр һәм, әлбәттә, балалар үзләре катнаша ала.
Апас районында «Артык гаджетыңны бүләк ит» һәм Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан оештырылган «90 игелекле эш» акцияләре кысаларында кабат 10 балага ноутбуклар тапшырылды.
Бүгенге көннән шәһәрнең барлык белем бирү учреждениеләрендә Чаллының дүрт һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләренә азык-төлек җыелмалары таратыла башлады. Исегезгә төшерәбез, бу максатларга шәһәр бюджетыннан 1 млн 353 мең 580 сум акча бүлеп бирелгән. Мондый ярдәмне шәһәрнең 1 828 укучысы алачак.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы «Триколор ТВ» һәм Россия Иҗтимагый телевидениесе (ОТР) белән партнерлыкта өлкән сыйныф укучыларына имтиханнарга әзерләнергә ярдәм итәчәк телепроектлар эшләтеп җибәрәчәк. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Хөкүмәтендә узган 2019/20 уку елында гомуми белем бирү сыйфатын бәяләү мәсьәләләренә багышланган брифинг вакытында сөйләде.
Татарстанның Тәтеш районы укучыларын азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итәчәкләр. Аларны дүрт һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләрдән 135 укучы һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар алачак.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Т.Г. Алексеева республиканың иң яхшы 15 дәүләт хезмәткәрләре исемлегенә керде.
Мәгариф министрлыгы укучыларга адресланган патриотик проектны хуплады. Ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына виртуаль чынбарлык форматында әзерләнгән. Проектта «Җиңү байрагы» махсус операциясенең символик һәм стратегик әһәмияте турында җентекләп сөйләнә, анда дистәләгән штурм төркемнәре һәм ялгыз сугышчылар катнашты.
Югары Осланнан «Жемчужина» хореография коллективы Muza 2020 инструменталь, вокаль, театр һәм хореография сәнгате халыкара конкурсы лауреаты булды.
Татарстанда мобиль элемтә булмаган торак пунктларда мәктәп укучыларына белем бирүдә кейс-технологияләр кулланыла. Бу хакта туры эфир барышында Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.