Эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Россия Президенты инициативасы белән "Земский учитель" программасын гамәлгә ашыруны дәвам итә, ул 2020 елның гыйнварында Россиянең барлык төбәкләрендә старт алды һәм педагогик бергәлеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
14 апрельдә Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә узучы "Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсы сайтында тест узуның өченче этабына керү ачылды. Аның нигезенә 2019 елның ноябрендә "ПроеКТОрия" форумында эшли башлаган "Һөнәрләр сайлау" онлайн-тренажёры системасы ята.
Россия дәүләт хокук университетының Казан филиалында онлайн Ачык ишекләр көне оештырыла.
Россия Мәгариф министрлыгының өйдә дистанцион белем бирүне оештыруга методик ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия операторлары тәүлек буе гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итә.
Түбән Каманың ике яңа балалар бакчасына язылу башланды. Бу хакта үзенең Instagramдагы аккаунтында Түбән Кама районы буенча мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы Светлана Андрианова хәбәр итте.
Дәресләрдә балалар Казан буйлап сәяхәт итә, Казан Кремленең «Кол Шәриф» мәчете аппликациясен булдырырга өйрәнә ала.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстанның төрле район укучылары ике меңнән артык компьютер җиһазларын дистанцион укуда бушлай файдалану өчен алачак. 13 апрельдән планшетлар күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге укучыларга тапшырыла. Беренче чиратта, кирәкле техника 9нчы, 10 һәм 11нче сыйныф укучыларына бирелә.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов гражданнарны читтән торып кабул итте.
23 апрельдә Мәскәү вакыты белән 13 сәгатьтә Бөек Ватан сугышына багышланган «Минем һөнәр - минем тарихым» Бөтенроссия ачык дәресе узачак. Чара Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә “ПроеКТОрия” порталы белән берлектә оештырыла.
Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп укучыларын өйдә укытуга күчү башланганнан алып белем бирү контенты булган компанияләр белән аңа бушлай керү мөмкинлеген ачу турында сөйләшүләр алып бара.