Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстанның төрле район укучылары ике меңнән артык компьютер җиһазларын дистанцион укуда бушлай файдалану өчен алачак. 13 апрельдән планшетлар күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге укучыларга тапшырыла. Беренче чиратта, кирәкле техника 9нчы, 10 һәм 11нче сыйныф укучыларына бирелә.
“Бердәм Россия” партиясе мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны дистанцион рәвештә белем алу өчен техник чаралар белән, ташламага ия булган балаларны өйдә ашату белән тәэмин итәргә һәм укытучыларның хезмәт хокуклары үтәлешен күзәтергә ярдәм итәчәк. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов белән "Бердәм россия" онлайн-киңәшмәсендә сүз барды.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы килеп туган хәлдә мәктәп укучыларын өйләрендә дистанцион технологияләр кулланып укытуга күчүче педагогларга ярдәм итү проектын башлап җибәрде. Проектны гамәлгә ашыруда төрле төбәк педагогик югары уку йортлары өлкән курс студентлары катнашачак.
Казанның аз керемле гаиләләрендә тәрбияләнүче 9-11 сыйныф укучыларына кичә 691 планшет тапшырдылар. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча техника мәгариф учреждениеләре балансына бирелә, мәктәп укучылары алардан бушлай файдалана ала. Мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, узган атнада укучылар Казан федераль университеты тарафыннан бирелгән тагын 47 планшет алганнар.
Иннополис университеты грант конкурсын тулысынча онлайн-форматка күчерде, Covid-19 яңа типтагы коронавирус пандемиясе аркасында урында уздырыла торган этаптан баш тартты.
Дәүләт Киңәшчесе полилингваль мәктәпләрне булдыру максатына тиешле дәрәҗәдә ирешергә кирәклеген искәртә.
Казанда балалар бакчаларының кизү төркемнәренә ихтыяҗ көннән-көн арта бара. Бүгенге көндә 30 балалар бакчасында эшли торган 72 кизү төркемгә 752 бала йөри. Мондый мәгълүматларны бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров белдерде. Киңәшмәне Казан Мэры Илсур Метшин үткәрде.
Бүген Казан укучыларының 93 %-ы дистанцион белем технологияләрен кулланып белем ала. Башка балалар өчен укыту офлайн-режимда оештырылган. Мондый мәгълүматларны бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров белдерде. Ә Казан Мэры Илсур Метшин укытучыларның эшен героик дип атады.
НТИ Түгәрәк хәрәкәте катнашучылары Космонавтика көненә Космик инженерия буенча материалларның зур коллекциясен җыйды.
"Сириус" мәгариф үзәге мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасы чакыру этабын онлайн-форматта уздыру буенча Мәскәү инициативасын хуплады.