Университет 20 планшетлы компьютерны укучыларында дистанцион уку өчен гаджетлар булмаган мәктәпләргә бирәчәк. Планшетларда кирәкле барлык программалар да урнаштырылган. Җайланма интернетка wi-fi аша да, мобиль челтәрләр аша да кушылырга мөмкин.
14 апрельдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә районга мәктәп укучылары өчен 40 планшет бирелде.
Буада «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 260 урынга исәпләнгән яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелә башлады.
Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп укучылары һәм педагоглар өчен, эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышланган төрле конкурслар һәм башка чаралар үткәрүне дәвам итә.
Бушлай кайнар туклану каралган Бөгелмә шәһәре һәм район укучылары азык-төлек җыелмалары алалар, һәркайсы 412 сумга. Бу дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнүче гаиләләргә карый. Бөгелмә муниципаль районында андыйлар - 365. Бу - 1-11 сыйныф укучылары.
Түбән Камада бушлай кайнар туклану каралган 3006 укучы азык-төлек җыелмаларын алды.
Бүгенге көндә төрле яшьтәге балаларны берләштергән дежур төркемнәр Алабуганың өч балалар бакчасында − 17, 32 һәм 13нче санлыларында эшли. Моннан тыш, район бакчаларында берничә дежур төркем эшләвен дәвам итә.
10 апрельдә Татарстан Республикасы балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре директорларының дистанцион белем технологияләрен кулланып электрон белем бирүне оештыру буенча республикакүләм онлайн-киңәшмәсе узды, анда 200дән артык кеше катнашты.
Татарстан югары уку йортлары ректорлары дистанцион уку чорында укучыларга ярдәм итә. Алар 122 планшетлы компьютерны техник тәэмин итүгә мохтаҗ күпбалалы гаиләләрдәге унберенче сыйныф укучыларына тапшырачак. Муниципаль берәмлекләргә 77 планшет тапшырылган инде.
2020 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе белән берлектә, Татарстан Республикасы үзәкләрендәге педагогик-психологлар өчен "Дистанцион укыту чорында укучыларга, педагогларга һәм ата-аналарга психологик яктан ярдәм итүнең оештыру һәм методик мәсьәләләре" онлайн-конференциясен үткәрде.