Югары Ослан районында 79 укучы азык-төлек җыелмалары алды, аларның 17се мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ә 62се күп балалы гаиләләрдән.
Быел югары уку йортларына кабул итү тәртибе башка еллардан аермалы булачак. Абитуриентлар бюджет урыннарына документларын 10 августка кадәр тапшырырга мөмкин.
2020 елның 13-16 апрелендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе Әгерҗе районы Көчек урта мәктәбе базасында Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы белән берлектә, 2020 елда «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасының начар социаль шартларда һәм түбән белем бирү нәтиҗәләре булган мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру кысаларында Case-study форматында «Катлаулы тормыш хәлендә булган балаларны укыту һәм тәрбияләү үзенчәлекләре» темасы буенча кыска вакытлы чара үткәрелде.
2020 елда Мәскәү халыкара мәгариф салоны 26 апрельдән 8 майга кадәр онлайн-форматта www.mco-expo.ru яңа коммуникация digital-платформасында узачак. Ул укытучыларны, укучыларны һәм аларның әти-әниләрен, түрәләрне, һөнәри, эксперт һәм бизнес берләшмәләрен берләштерәчәк.
Бүген 13:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белән туры эфир узачак.
Төбәк модель үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Методик лаборатория» проекты кысаларында балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләренең методик хезмәткәрләре өчен чираттагы республика онлайн-лабораториясе узды.
Хәтер һәм дан елында студентлар отрядында катнашучылар һәм һәлак булган сугышчының туганнары геройның мәетен яңадан күмү тантанасында катнашачаклар.
Буа районының аз керемле һәм күп балалы гаиләләреннән 9 нчы сыйныф укучыларына планшетлар тапшырылды, аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сатып алды.
WorldSkills оештыру комитеты карары нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, шулай ук Роберт Уразов җитәкчелегендә «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге җитәкчелеге дөнья чемпионаты җиһазларының һәм инвентарьларының 80%ын Татарстан карамагына тапшыру эше оештырылды.
Агымдагы уку елында Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында 38034 тугызынчы сыйныф укучысы төп гомуми белем бирү программаларын үзләштерүне төгәлләп килә.