ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2020 ел
җомга

Апаста аз керемле, күп балалы, авыр хәлдә калучылар, әти-әниләренең мөмкинлекләре чикле булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 20 балага ноутбуклар тапшырылды. 

Бу хакта Иннополис университеты белгечләре үзләренең  "3.0: идеяләр һәм чишелешләр" онлайн-конференциясе вакытында игълан иттеләр. Робототехниклар берләшмәсе вәкилләре педагогларга һәм тренерларга робототехника буенча дистанцион укытуны тиз һәм сыйфатлы оештырырга ярдәм итәчәк инструментлар тәкъдим итте. 

Коронавирус белән бәйле вәзгыять билгеле бер кыенлыклар тудырса да, Россиянең Мәгариф министрлыгы быел студентларның дәүләт имтиханнары һәм дипломнар яклавы барыбер булачак, дип белдерә.

6 нчы апрельдән район мәктәпләрендә укулар дистацион алым белән башланып китте. Әлеге белем алу юнәлешендәге яңалыклар, алар китереп чыгарган проблемалар хакында Кукмарадагы 3нче урта белем бирү мәктәбе директоры Рамил Бариев җиткерде.


9
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына күп балалы мохтаҗ гаиләләрдәге мәктәп укучыларын планшет компьютерлар белән тәэмин итәргә кушты. Сүз 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары турында бара, аларга хәзер төп дәүләт имтиханына (ТДИ) һәм бердәм дәүләт имтиханына (БДИ) интенсив әзерлек алып барырга кирәк. 

Укытучыларга дистанцион укыту чорында Интернетка белем бирү платформаларына бушлай керү мөмкинлеге биреләчәк. Бу хакта онлайн брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Татарстан югары уку йортлары ректорлары  дистанцион дәресләр үткәрү өчен гаджетлары булмаган мәктәп укучыларына ярдәм күрсәтте.

Татарстанда онлайн белем бирү өчен бердәм платформа булдырырга ниятлиләр. Бу хакта онлайн брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Әлмәт политехник техникумы студентлары курс эшләрен  дистанцион режимда яклый башлады. Бу хакта мәгариф оешмасы директоры Илдар Баһманов сөйләде.

Татарстанның Мамадыш районында укучыларны дистанцион укытуны оештыру өчен техникага мохтаҗ гаиләләргә 44 компьютер бирелде. Бу хакта Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының мәгариф бүлеге башлыгы Илдус Габдрахманов хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International