Казан дәүләт энергетика университеты үз тарихында беренче тапкыр ачык ишекләр көнен онлайн уздыра. Дистанцион технологияләр ярдәмендә үткәрелә торган ачык ишекләр көне 12 апрель көнне, сәгать 10.00да узачак.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне килеп туган эпидемиологик вәзгыять шартларында укучыларны Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләүне оештыру проблемалары буенча онлайн-очрашу әзерләүдә катнашырга чакырабыз.
Татарстанның Азнакай районында 400гә якын гаилә мәктәп укучыларын читтән торып укыту өчен компьютерлар белән тәэмин ителде. Бу хакта мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Әхмәдишина хәбәр итте.
Парта яки эш өстәле артында хәрәкәтсез озак утыру укучы организмының күп кенә системаларының, бигрәк тә йөрәк - кан тамырлары һәм сулыш системаларының эшләвендә чагыла.
Алабугада, бөтен республика буенча кебек үк, ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә, барлык төзелеш объектларында да диярлек эшләр яңартылды.
Иннополис Университетында 680 бакалавриат һәм магистратура студенты дистанцион укуга кереште. Дәресләр үткәрүче укытучыларның күбесе хәзер Ауропа берлеге илләрендә. Бу хакта югары уку йортының мәгариф программаларын оештыру бүлеге җитәкчесе Евгений Бобров хәбәр итте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов онлайн-дәресләрдә булды, шулай ук укучылар һәм укытучылар белән яңа укыту форматы үзенчәлекләре турында сөйләште.
Россиядә «Минем мәктәп-online» яңа платформасы эшли башлады, ул илнең барлык төбәкләре, шул исәптән интернетлары булмаган укучыларга дистанцион режимда белем алырга мөмкинлек бирә. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов «Өй сәгате» онлайн-марафоны вакытында хәбәр итте.
Советлар Союзы Герое С.А.Әхтәмов исемендәге 121нче Казан лицеенда мәктәп психологлары укучыларга, педагогларга һәм ата-аналарга ярдәм хезмәте оештырды.
Татарстанда «Земский учитель» федераль программасында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Сайлап алганнан соң 13 җиңүчене билгеләячәкләр. Алар бер тапкыр түләнә торган 1 миллион сум компенсация алачак.