ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2020 ел
сишәмбе

"Россия электрон мәктәбе" порталында укытучылар һәм мәктәп укучылары өчен ресурслар исемлеге барлыкка килде, аларны өйдә мәгълүмати технологияләр ярдәмендә кулланырга мөмкин.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы мәктәп укучылары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары өчен каникул һәм дистанцион уку чорында сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча киңәшләрне үз эченә алган инфографика урнаштырды.

Эшлекле дүшәмбедә Казан Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов шәһәрнең мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү йортлары эшендәге үзгәрешләр турында сөйләде. Хәл кискенләшкән очракта, Казан мәктәпләрендә дистанцион укуга күчү өчен шартлар эшләнә.

18 марттан Дәүләт мәгариф сәясәтен һәм мәгълүмати технологияләрне гамәлгә ашыру үзәге базасында тәүлек буе Россия Мәгариф министрлыгының эпидемиологик вәзгыять шартларында дистанцион белем бирүне оештыру буенча кайнар линиясе эшли. Операторлар укытучылар һәм ата-аналардан 24/7 режимында шалтыратулар кабул итә.

2020 елның 23 мартында Түбән Новгородта Саклык банкы һәм Оkko мультимедиа сервисы "Онлайн сәнгать" проектын башлап җибәрделәр, ул карантин вакытында тамашачылар өчен театрлар, музейлар һәм концерт залларын ача.

 


23
март, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникация институтында булды һәм һәм югары уку йортының читтән торып укытуга күчүгә әзерлеген бәяләде.

МГППУның юридик психология һәм белем бирү психологиясе факультеты тикшерүчеләре  балалары өйдә калган һәм дистанцион рәвештә укыячак ата-аналарның нишләргә тиешлеге турында сөйләде.

Россия Мәгариф министрлыгы эшче төркеме «Артек» (Кырым), «Орлёнок» һәм «Смена» (Краснодар крае), «Океан» (Владивосток) балалар лагерьларында планлаштырылган сменаларны үткәрмәскә һәм лагерь җитәкчелегенә балаларны башка сменаларда кабул итү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

РФ Мәгариф министрлыгы укучыларның бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын уздыру форматын үзгәртте. Укучылар, үз торак пунктыннан читкә чыкмыйча гына, интеллектуаль ярышларда катнаша алачак. Ә олимпиаданы тәмамлау вакыты 30-нчы апрельдән 30-нчы июньгә күчерелде. Йомгаклау этабында якынча 5600 укучы катнашачак.

Татарстан көллиятләре, техникумнары студентлары һәм укытучылары илдәге катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә саклану чараларына зур ихтыяҗ булу белән бәйле мәсьәләне хәл итүгә үз өлешен кертергә булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International