Казан федераль университетында цифрлы икътисад белемен һәм күнекмәләрен тәэмин итү өчен белем бирү һәм методик материаллар белән алмашу коммуникатив мохитен тәкъдим итү буенча вебинар үтте. Университет студентларны укыту һәм тәрбияләүдә куркынычсыз шартлар белән тәэмин итү буенча барлык чараларны да күрә.
РФ Мәгариф министрлыгы укучыларның бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын уздыру форматын үзгәртте. Укучылар, үз торак пунктыннан читкә чыкмыйча гына, интеллектуаль ярышларда катнаша алачак.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, ата-аналардан килгән күпсанлы мөрәҗәгатьләр буенча, язгы каникулның дәвамлылыгы турында аңлатма бирә.
11 сыйныфта бердәм дәүләт имтиханының һәм дәүләт чыгарылыш имтиханының вакытыннан алда этабы төп чорга — 25 майдан 29 июньгә кадәр күчерелә.
Татарстанның урта махсус уку йортларында практик дәресләрне башка вакытка күчерәчәкләр. Республика мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Казан педагогика көллияте белән танышканда шулай дип белдерде.
20 мартта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәгариф өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләре җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә режимында эшлекле киңәшмә уздырды.
Мәгариф министрлыгы электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми, урта һөнәри белем бирү программаларын һәм өстәмә гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча методик киңәшләр эшләде, бастырып чыгарды һәм төбәкләргә җибәрде.
Мәгариф министрлыгы Mail.ru Group белән берлектә мәктәпләргә дистанцион укытуга тиз арада күчәргә ярдәм итәчәк чаралар комплексын тәкъдим итте.
Россия Фән һәм югары белем министрлыгы Россиянең төп югары уку йортларының бушлай онлайн-курслар исемлеген әзерләде. Ведомство хәбәре буенча, бу "дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып белем бирү процессын нәтиҗәле оештыру" максаты белән эшләнгән.
Илнең барлык мәктәп укучылары өчен дистанцион форматта "ПроеКТОрия" ачык дәресләре сериясе дәвам итә. Ул "ПроеКТОрия" порталы һәм Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылучы "Мәгариф" милли проектының төп һөнәри юнәлеш проектларының берсе.