Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында татар телендә фәнни-тикшеренү һәм педагогик эшчәнлекне (югары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча) гамәлгә ашыручы галимнәргә һәм укытучыларга ярдәм итү өчен грантлар бирүгә конкурста катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итә.
2020 елның 26 мартында 14.00 сәгатьтә «Учи.ру» белем бирү платформасы «Учи.ру белем бирү платформасының дистанцион белем бирүне оештыру инструментларын куллану» темасына вебинар үткәрә, аның максаты - Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләре укытучыларын һәм директорлары урынбасарларын «Учи.ру» бөтенроссия белем бирү платформасы инструментлары ярдәмендә укучыларның дистанцион уку вакытында өзлексез һәм сыйфатлы эшен тәэмин итүче әлеге платформаның төрле функцияләре белән таныштыру.
23 марттан Саклык банкы үзенең Виртуаль мәктәбенең күпчелек бүлекләренә түләүсез керү мөмкинлеге булдырды.
Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов мөрәҗәгате.
Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында Бердәм дәүләт имтиханын һәм Дәүләт чыгарылыш имитиханын үткәрү срокларын (вакытыннан алдагы этап 20 марттан 13 апрельгә кадәр планлаштырылган иде) күчерү турында карар кабул ителде.
Укытучыларга коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарын компенсацияләү планлаштырыла. Россия Мәгариф министрлыгы «Мәгариф турында»гы законга төзәтмәләр әзерләде. Алар кысаларында авылда эшләүче укытучыларга коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча ташламалар исемлеген арттыру планлаштыра.
"Мәгариф" милли проекты кысаларында Россия Мәгариф министрлыгы төзегән ата-аналарга ярдәм итү буенча бердәм бушлай дәүләт порталында консультация үзәкләре навигаторы эшли башлады.
Казан шәһәре уку йортлары педагоглары һәм инклюзив белем буенча белгечләр ике көн дәвамында «Дәрескә бергә» федераль инклюзив проекты кысаларында узган семинарда катнашты.
Мәктәп укучылары олимпиадаларының республика этабында катнашу нәтиҗәләре буенча Зәй шәһәре һәм районы мәктәпләре укучылары 34 призлы урын яулаган, аларның 21е республика мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында, 13е-Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабында катнашу нәтиҗәләре буенча.
Россиядә «Илкүләм технологик инициатива» боҗра хәрәкәте олимпиадасының финал өлеше башланып китте. Йомгаклау этабына Татарстаннан 81 мәктәп укучысы узган. Болар – Казан, Иннополис, Яр Чаллы, Зеленодольск, Түбән Кама, Нурлаттан 7-11 нче сыйныф укучылары.