25 мартта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Казан радиомеханика көллиятендә булды һәм анда дистанцион укуның ничек оештырылуы белән танышты.
Көненә 500 данә– Түбән Кама күппрофильле көллияте студентлары шул күләмдә медицина битлекләре әзерләүне планлаштыра.
Авылга, шәһәр тибындагы бистәләргә һәм 50 меңнән азрак кеше яшәгән шәһәрләргә эшкә кайткан укытучыларга бер тапкыр 1 миллион сум күләмендә компенсация түләү турында Татарстан хөкүмәте карары чыкты. Республиканың хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырылган карарны ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Татарстан Республикасы Конституция суды 2020 елда «Конституция балалар күзлегеннән» балалар рәсемнәре конкурсының башлануы турында игълан итә.
25 март - 12 апрель көннәрендә Югары уку йортына кадәрге әзерлек үзәге махсус проекты кысаларында 5-11 нче сыйныф укучылары мәгълүмати куркынычсызлык, программа һәм дизайн эшләү өлкәсендә реаль бурычлар өстендә эшләячәк. Укучылар үз проектларын тәкъдим итә алачак.
Дистанцион укыту өчен платформаларны Чаллы укытучылары тәкъдим итте. Автокалага эш визиты белән ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килде. Киңәшмә 26 нчы гимназиядә узды.
2021 елга кадәр федераль бюджеттан бүлеп бирелгән субсидия 3 млрд сумны тәшкил итәчәк.
Skillbox онлайн-университеты 1 майга кадәр барлык кулланучылар өчен дә курсларга бушлай керү мөмкинлеген ачу карарын кабул итте, дип хәбәр итә университет матбугат хезмәте.
Язучы әдәби сменада катнашучыларга мастер-класс уздырачак һәм бу елның ноябрендә “Глаголица” җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашачак.
Югары белем бирү программаларын онлайн режимда гамәлгә ашырганда мәгариф оешмаларының мәгълүмати-телекоммуникация инфраструктурасына йөкләнеш арта.